Нурлатлыларны «Авылым чишмәсе» конкурсында катнашырга чакыралар

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә үткәрә.

Бәйгенең максаты - татар авылларында чишмәләрне саклап калу һәм аларның төзеклеген күрсәтү, үрнәк итеп тырыш кешеләрне, эшмәкәрләрне, меценатларны, төзекләндерелгән һәм чиста чишмәләрне, аларның игелекле эшләрен күрсәтү.

«Авылым чишмәсе» конкурсы (фото яки видео урнаштыру, инстаграмда мәгълүмат бирү), «Авылым чишмәсе» (сочинение) номинацияләре буенча уза. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк Татарстан, Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның шартлары турында тулырак мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International