Нурлат 112 нче туган көнен билгеләп үтә

2021 елның 4 сентябре, шимбә

4 сентябрьдә нурлатлылар бер үк вакытта ике бәйрәм – шәһәр көнен һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

Үсеп, яңарып торучы Нурлат бу юлы да үз бәйрәмен матур үзгәрешләр, яңалыклар һәм киләчәккә матур планнар белән каршы ала. Төрле программалар кысаларында биредә йортлар, социаль-мәдәни, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, яңа җәмәгать киңлекләре барлыкка килә.

Шәһәр көне нефтьчеләр көне белән бергә билгеләп үтелә, һәм бу аеруча символик мәгънәгә ия. Чөнки Нурлат күптән инде нефтьчеләр шәһәре исемен горур йөртә. Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында узачак, алар 14.00 сәгатьтә башлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International