Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны шәһәр көне белән котлый

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар, кадерле якташлар!

 Шәһәр көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез!

Быел без аны нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән бергә билгеләп үтәбез. Һәм бу бик символик мәгънәгә ия. Алар шәһәрнең генә түгел, тулаем районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Бүген без Нурлатта барган үзгәрешләргә бергәләп шатланабыз, аның данлы елъязмасының яңа сәхифәсен язабыз. Анда икътисади уңышларга, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү үсешенә, спорт һәм мәдәният казанышларына урын бар. Шик юк, нурлатлылар киләчәктә дә туган шәһәребез тарихындагы бәйрәм көннәрен югары күрсәткечләр белән билгеләп үтәчәкләр. Ул якташларыбызның хезмәт сөючәнлеге, милләтара бердәмлеге, энергиясе һәм максатчанлыгы бәрабәренә ирешеләчәк.

Нурлатыбыз алга таба да үссен! Һәр гаиләдә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен, яңа көн бары шатлык, көр кәеф һәм киләчәккә ышаныч кына алып килсен. Шәһәребезгә һәм аның барлык халкына бәхет, игелек һәм матур үзгәрешләр телим! Бәйрәм белән!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International