Хәзер бу мәктәп укучылары аерым предметларны яңа мөмкинлекләр кулланып өйрәнә башлаячак.
8нче номерлы шәһәр мәктәбенең гасырдан артык бай тарихы бар. Капиталь ремонттан соң аның тышкы кыяфәте, эчке торышы тулысынча үзгәрде.
Ә быелгы уку елы укучыларга һәм укытучыларга тагын бер күңелле бүләк алып килде: «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында биредә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. Шулай итеп, өч уку классында химия, физика һәм биологияне укучылар заманча программалар буенча үзләштерәчәкләр. Бу кабинетларда диварлар аерым ачык төсләргә буялган, стеналарда – аерылып торучы графика.
«Монда, нигездә, 7-11 нче сыйныф укучылары шөгыльләнәчәк. Хәзерге вакытта безнең мәктәптә барлыкка килгән заманча җиһазландырылган сыйныфлар укучыларны әлеге фәннәрне өйрәнүдә кызыксындырырга ярдәм итәр дип уйлыйм»,-диде биология һәм география укытучысы Руфинә Мостафина, практик дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәк яңа лаборатория җиһазларын күрсәтеп.
Ә химия укытучысы Валентина Акмуллина мондый җиһаз 9 нчы сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарында ярдәм итәр, дип ышана.
«Узган елдан төп дәүләт имтиханнарына практик өлеш кертелде, укучылар үз куллары белән билгеле бер реакция ясарга һәм бу үзлекләрне күрергә тиеш. Бу җыелмада барысы да бар», - диде ул.
Бу атнада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да әлеге мәктәптә «Үсеш ноктасы» сыйныфларын бизәү һәм җиһазлау буенча эшләрнең нәтиҗәләре белән танышты. Ул белем бирү процессы нәтиҗәләре дә тиешле булырга тиеш, дигән ышаныч белдерде. Ремонт эшләрен башкарган подрядчыларның эшен уңай бәяләде.
«Быел мондый ремонтны 4 мәктәптә үткәрдек. Вакытында, сыйфатлы итеп төгәлләдек, барысы да заманча таләпләргә туры китереп эшләнде. Эшне сыйфатлы итеп башкару мөһим. Төсләрнең үрнәкләрен Казаннан алып кайттык. Тиешле контроль үткәрелде", - диде төзелеш компаниясе башлыгы урынбасары Илнур Гайфетдинов.
Уку елы башланды. Хәзер 8нче номерлы мәктәп укучылары да беренче көннән аерым предметларны уңайлы мөмкинлекләр кулланып өйрәнәчәк.