Сентябрь башы- озак яллардан соң мәктәп укучылары мәктәпкә кайту вакыты, шуңа күрә аларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртү, өйдән алып мәктәпкә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә кадәр куркынычсыз маршрутны кабатлау яки эшләү бик мөһим.
Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе, белем бирү учреждениеләре, торак зоналар һәм ишегалды территорияләре янында аеруча игътибарлы булырга, балаларның кинәт юлга йөгереп чыгуына әзер булырга кирәклеген исләренә төшерә.