Татарстанның баш экологы Александр Шадриков шәһәр күлендәге эшләрнең барышы белән танышты

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә, Шашин урамындагы шәһәр күлендә булды.

Биредә Александр Валерьевич шәһәрлеләр өчен чираттагы ял урыны проекты, объектта эш барышы белән танышты.

Министр шәһәрдә барган үзгәрешләрне уңай бәяләде, яңа объект нурлатлыларны җәлеп итү урынына әйләнәчәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International