Бүген Нурлат районының барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары уза.
Быел пандемия шартларында тантаналы линейкалар 1, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен генә узачак. Калган укучылар өчен сыйныф сәгатьләре уза. Барлык чаралар да санитар-эпидемиологик нормаларның тиешле таләпләрен исәпкә алып үткәрелә.
Быел район мәктәпләрендә барлыгы 6065 укучы белем алачак, шуларның 650се-районның мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк.