Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Казан Экспо» күргәзмә комплексында уза торган Татарстан нефть, газ, химия форумында катнаша.
Татарстан нефть, газ, химия форумы-Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларының берсе. Бүген форумны ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Биредә шулай ук заманча инновацион технологияләр экспозициясе, шулай ук нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең өр-яңа эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
Татарстан нефть, газ, химия форумы 2 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Владимир Васильев/"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы