Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов рәислегендә Нурлат муниципаль районы һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча предприятие, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка узды. Планерканың көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде.
VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов сөйләде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җыелучыларга Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре предприятиеләренең 2021/2022 елгы җылылык чорына әзерлеге турында мәгълүмат бирде.
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Роза Зардинова запастагы гражданнарны мобилизация резервына сайлап алу эшләренең барышы турында хисап тотты.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру, Нурлат шәһәре көненә һәм нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек турында планеркада Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина чыгыш ясады.
Районның Төрнәс һәм Биләр-Озеро авыл җирлекләрендә алып барылган эшләр һәм аларның үсеш перспективалары турында җирлек башлыклары Сергей Белов һәм Ирек Шәрәфетдинов сөйләде.