Кичә шәһәрнең үзәк мәйданы Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү урынына әйләнде.
Биредә төрле яшьтәгеләр күңел ачты: күп төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, яшь талантлы нурлатлылар чыгыш ясады, квест-уеннар, спорт күңел ачу чаралары, күргәзмәләр оештырылды.
Мәйданчыкларның эше белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та танышты. Ул «Синяя птица» театр студиясенә йөрүче Изабелла Буланова, «Туган як» җырын өч телдә башкарган ансамбль чыгышларын тыңлады, күз явын алырдай кулчатырлар аллеясында истәлекле фото ясады.
Аннары чара "Театр"скверында дәвам итте.
Бүләкләү тантанасы да биредә узды. Район һәм республика үсешенә үз өлешләрен керткән нурлатлылар төрле бүләкләр алды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында районда махсус истәлек билгесе эшләнде. Бу бүләккә нурлатлылар – педагогик хезмәт ветераннары, авыл хуҗалыгы алдынгылары, ветераннар һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр һ.б. лаек булды. Районыбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләргә Алмаз Әхмәтшин кулыннан истәлек билгесе тапшырылды.
Аннары бәйрәм сәхнәсе артистлар карамагына күчте, алар чарага килгән кунакларга үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр. Бигрәк тә нурлатлыларга Казан артистлары – «Зәкәрия» фолк-төркеме чыгышы бик ошады.
"Нурлатта без - беренче тапкыр. Нурлат тамашачысы алдында чыгыш ясау безгә бик ошады. Рәхмәтле тамашачы үз алкышларын кызганмады», – дип билгеләп үттеләр концерттан соң төркемнең җырчылары.