Шәһәрнең үзәк мәйданында Татарстан Республикасы көнендә «Нурлат балы» беренче район фестивале узды.
Умартачыларның чатырлары ерактан ук гәрәбәдәй балның бай ассортименты һәм башка умартачылык продукциясе белән дә җәлеп итеп торды. Юкә, карабодай, май аенда, төрле үләннәрдән җыелган һәм хәтта дәвалый торган балны сатып алыр алдыннан авыз итеп карарга да мөмкин булды. Савытларның күләме дә төрле - кечкенә стаканнан алып өч литрлы банкаларга кадәр. Теләүчеләр өчен кәрәзле бал да тәкъдим ителде. Кемдер бал икмәге, балавыз белән кызыксынды. Төрле авырулардан халык рецептлары буенча ясалган төнәтмәләр дә бар иде. Елаурдан Александр Тумаков, әйтик, дару үләннәре – сукыр кычыткан һәм женьшень кушылган бал тәкъдим итте.
Фестивальнең төп бүләге – балкудыргыч өчен электр двигателе алуга сертификат «Сәләнгеш ягы» кооперативы рәисе Юрий Ерховка тапшырылды.
Бәйрәм программасын концерт дәвам итте.