2021 елның 31 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Метеорологик фараз:

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак. Республикада начар метеорологик күренешләр көтелми.

2021 елның 30 августында 18 сәгатьтән алып 31 августта 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяктан төньяк-көнбатышка таба юнәлеше үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +8..+11, түбән урыннарда +4..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+25˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International