Нурлатта "Тоннель" операциясе узачак

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

1 сентябрьдә Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Нурлат урамнарында «Тоннель» профилактик чарасы үткәрәчәкләр.

Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау, аерым алганда, балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү очракларын тикшерү, җәяүлеләргә өстенлекләр бирү максатыннан үткәрелә.

Нурлат районы автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучылардан игътибарлы булырга һәм РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International