Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе урынлы һәм вакытлы булды.
Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов аңа шундый бәя бирде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин белән бергә ул ярминкәдә тәкъдим ителгән азык-төлек ассортименты белән танышты, бәяләр белән кызыксынды, шәһәрлеләрнең тәкъдимнәрен тыңлады, хәтта үзе дә продукция сатып алды.
Районның авыл җирлекләре дә сатуга сезонлы товарларның төрле ассортиментын тәкъдим итте. Егоркинолылар, әйтик, яңа гына җыелган бакча җиләгеннән тыш, аның үсентеләрен дә сатуга куйган иде. Нибары 20шәр сум. Каршы яктагы сәүдә рәтләрендә ремонтант кура җиләген дә сатып алырга мөмкмин булды, ярты литрлы стаканы - 100 сумнан.
«Заготпром» кооперативының ит продукциясен дә, халык рәхәтләнеп алды, биредә казылыкның гына да 5 төре, тавык рулеты да бар иде. Сатучы билгеләп үткәнчә, барлык продукция дә хәләл стандарты буенча җитештерелгән.
Бал, балык, яшелчә киштәләре янында да зур булмаган чират тезелде. Кыскасы, җәйнең соңгы нигъмәтләре шәһәрлеләрнең күңелләренә хуш килде.