Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Республика көненә бәйрәм программасы.

Сәгать10.00да стадионнарда һәм паркларда төрле спорт ярышлары узачак: футбол буенча блиц-турнир, пляж волейболы һәм стритбол буенча турнир. Моннан тыш, шәһәр Мәдәният сараенда Республика көненә багышланган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узачак.

Бәйрәмнең төп ноктасы итеп шәһәрнең үзәк мәйданы сайланды. Биредә сәгать 11.00дә «Нурлат балы» беренче театральләштерелгән бал фестивале узачак. 17.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар, төрле мастер-класслар, анимацион программалар, фуд-зоналар һәм балалар аттракционнары эшләячәк.

Ә 18.00 сәгатьтә мәйданда Нурлат районы артистлары һәм «Зәкәрия» этно-ансамбле (Казан шәһәре) катнашында бәйрәм концерты була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International