Нурлат үзәк район хастаханәсе автопаркы тагын 3 яңа автомобиль белән тулыланды

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район хастаханәләренә, шул исәптән Нурлат районы үзәк хастаханәсенә дә, яңа автомобильләр тапшырды. Әлеге тантанада Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев катнаштылар.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы көне алдыннан Нурлат үзәк район хастаханәсенә «Lada Largus» маркалы тагын өч автомобиль ачкычы тапшырылды. Барлыгы Нурлат район хастаханәсе милкендә «Lada Largus» маркалы 17 яңа автомобиль һәм «Ford Transit»маркалы 2 микроавтобус бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International