Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлый

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар, кадерле якташлар! Сезне Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм!

Быел бу бәйрәм көнен без зур планнар һәм якты киләчәккә өмет белән каршы алабыз. Ул безне, яше, һөнәренә, милләтенә карамастан, республикабызның үсешенә күңел җылысын биргән һәр кешене берләштерә.

Татарстан динамик үсеш һәм үзгәреш өчен бөтен мөмкинлекләргә ия, тотрыклылык һәм татулык үрнәге булып тора. Аның белән бергә Нурлат та елдан-ел үз үсешенең яңа баскычына күтәрелә, матурлана һәм уңайлырак була бара. Бүген без матур үзгәрешләргә бергәләп шатланабыз, киләчәкне бергәләп төзибез. Барлык башлангычларда да уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Безнең йөрәкләрдә Татарстан өчен горурлык хисе яшәсен!

 

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International