Тимерьюлчылар микрорайонда сквер ачылганга бер еллап вакыт узды. Ул төрле яшьтәге нурлатлылар өчен ял итү урынына әверелде. Чөнки балалар мәйданчыгы нәниләрне генә түгел, аларның әти-әниләрен дә берләштерә, эскәмияләрдә өлкән буын вәкилләре рәхәтләнеп ял итә.
Шәһәрнең башка почмакларында яшәүчеләр игътибар да итмәгәннәрдер әле, ә менә тимерьюлчылар микрорайоны халкы көн саен сквер янында тагын бер ял итү урыны пәйда булуын күзәтә.
ТИҮ җитәкчесе сүзләренә караганда, көзгә сквер әзер булачак. Димәк, тимерьюлчылар микрорайоны халкының уңайлы ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре тагын да артачак.