13 900гә якын нурлатлы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина алган.
Бу чараның мөһимлеген күпләр, кызганычка каршы, әлеге инфекция белән үзләре очрашкач кына аңлыйлар. Аның белән әле очрашмаганнар элеккечә үк әлеге мәкерле вирусның башка штаммнарыннан да җиңел генә котылырбыз дип саный.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат штабы мәгълүматларына караганда, узган атна ахырына яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча чаралар кысаларында 4066 административ хокук бозу ачыкланган.
Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова хәбәр иткәнчә, барлыгы 14 990 кешегә вакцина килгән, еллык планнан 52,4 процент прививка ясалган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр активлык күрсәтә - 2800 кеше вакцина ясаткан.