Мамык авыл җирлегендә үзара салым акчасына шактый эш башкарылды

2021 елның 29 августы, якшәмбе

Аларның бер өлеше урам юлларын төзүгә тотылган.

Мамыкта Мичурин һәм Чапаев урамнарындагы юллар вак таш белән салынган, Бутаиха поселогының Лесозавод һәм Каенлык урамнары арасында өч суүткәргеч торба урнаштырылып, юл- дамба төзелгән.

Урам утлары да, элеккегечә, игътибар үзәгендә: Мамык авылының Октябрь урамында һәм Күл буе тыкрыгында СИП сузылып,   10 - 12 яктырткыч урнаштырылган. Ә менә Бутаихада урам яктылыгын торгызырга республика программасы ярдәмгә  килгән, биредә аның кысаларында 13 яктырткыч урнаштырылган.

«Гражданнарның үзара салым акчасына быел Пионер урамында табиблык амбулаториясеннән күпергә кадәрге участокта чокыр ремонты ясарга, Нефтьчеләр тыкрыгында су трассасын алыштыру күздә тотыла", - диде авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков.

 

Аның сүзләренә караганда, су башнясы территориясендә дә зур эш көтелә. Биредә скважиналар арасындагы юлга бетон җәю, кое казу, су исәпләгеч урнаштыру һәм коймалау эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International