Мамыкта узган "Авыл көче" уены биш авыл җирлегеннән яшьләрне җыйды

2021 елның 28 августы, шимбә

22 августта республикада старт алган "Мөмкинлекләр вакыты" авыл территорияләре буенча яшьләр туры кысаларында, Мамыкта "Авыл көче"уены узды. Анда Мамык, Егоркино, Сәләнгеш, Төрнәс һәм Кычытканлы авыл җирлекләре яшьләре катнашты. Бу-республика яшьләр турының җиденче тукталышы. Ул ел саен үткәрелә торган «Яшьләр вакыты»республика акциясе кысаларында уза.

Нурлатлылар уен барышында, 6 командага бүленеп, авыл территориясенең ресурсларын барладылар, авылның киләчәге образын проектладылар һәм аның үсешенә шәхси өлеш керттеләр. Яшьләр зур активлык күрсәтеп үз фикерләре белән уртаклашты. Мамык командасы катнашучысы Анастасия Карпенко А.А. Шульц утарын авыл туризмын үстерү һәм читтән инвестицияләр җәлеп итү өчен торгызырга тәкъдим итте. Аның тәкъдиме башка командаларда катнашучыларда да хуплау тапты, чөнки һәр авыл җирлегендә тарихи кыйммәткә ия биналар һәм урыннар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International