Нурлат телевидениесе базасында «MediaStar»га сайлап алу узды

2021 елның 28 августы, шимбә

Бүген «MediaStar» телевидение һәм видеоблогинг мәктәбенә яңа уку елына сайлап алу  узды.

Тележурналистика юнәлеше буенча курсларның беренче дәресенә телейолдыз булырга теләгән 10 яшь нурлатлы  килгән иде. Алар  Нурлат телевидениесе базасында үзләрен һава торышы алып баручылары ролендә сынап карадылар.

Балаларның барысы да кастингны уңышлы үтеп, телевидение һәм видеоблогинг мәктәбенә кабул ителделәр.

Быел «MediaStar»да үз көчләрен сынарга килүчеләр арасында малайлар саны шактый арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International