Шәһәр урамнарында таяк тоткан кешеләр ешрак очрый башлады. Шәһәр халкы шәһәр урамнары буйлап йөри, аралаша һәм саф һава сулый.
Болар энтузиастлар гына түгел, ә тулы бер берләшмә – «Көмеш сукмак» актив озын гомер клубыәгъзалары. Әлеге төркем «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә Нурлатта нәтиҗәле эшләп кенә калмыйча, географиясен дә киңәйтә бара.
Бүген клуб 200 кешене берләштерә, болар-55 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар атнага ике тапкыр, кайчагында аннан да ешрак, бер зур гаилә кебек, саф һава суларга чыгалар, тематик чаралар үткәрәләр, чатларда тыгыз аралашалар һәм бер-берсен бәйрәмнәр белән котлыйлар.