Җиңү паркында алар өчен уен мәйданчыгы төзелә.
Искесеннән бирегә уен җайланмалары тулысынча күчерелгән, яңа кече архитектура формалары – таучыклар, таганнар, карусель, швед стенкасы, тренажерлар сатып алынган, аларның бер өлеше урнаштырылган инде.
- Алга таба биредә балалар шәһәрчеге ясарга, яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә физик күнегүләр белән шөгыльләнә алсын өчен спорт корылмалары урнаштырырга планлаштырабыз", – диде Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков.
Авыл җирлеге башкарма комитетының киләчәккә билгеләгән эшләре арасында парк территориясенә брусчатка җәю, өстәмә эскәмияләр урнаштыру да бар.
Валерий Вениаминович сүзләренә караганда, өстәмә балалар мәйданчыклары урнаштыру турындагы тәкъдимнәр авылның ерак урамнарында яшәүчеләрдән дә керә.
«Әйтик, Мичурин урамында кече яшьтәге 20гә якын бала яши, һәм аларның әниләренә алар белән бергә авыл үзәгенә барып җитү өчен 2-2,5 километр юл үтәргә туры килә. Шуңа күрә аерым урамнарда да балалар мәйданчыклары төзү мөмкинлеген караячакбыз. Моңа авыл җирлегенең өстәмә керем чаралары тотылачак, моннан тыш, конкурсларда, грантларда да катнашырга планлаштырабыз», – диде ул.