Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча балигъ булмаганнар бүлегендә исәптә торучы 82 гаиләдән 10 бала быел 1нче сыйныфка бара.
Белем көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрә.
Хәйрия акциясе башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләре һәм ведомстволары, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар, волонтерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә үткәрелә.
"Профилактик ведомствоара рейдлар барышында полиция хезмәткәрләре авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләргә йөриләр, аларга балаларны яңа уку елына әзерләүдә консультатив һәм практик ярдәм күрсәтәләр», – диде балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Илдар Зәйниев.
1 сентябрьдә 1нче сыйныфка барачак Анастасия Волковага Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге хезмәткәрләре канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букча, мәктәп һәм спорт формасы, аяк киеме бүләк иттеләр. Настя бүләкләргә бик шатланды. Хәзер ул түземсезлек белән 1 сентябрьне көтә.