Нурлат якташлыгына «Уңышлы эшләре өчен Рәхмәт хаты» тапшырылды.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы утырышында аның рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә «Татарстан Республикасының 2020 елның иң яхшы якташлыгы» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта үзенең Instagramмында Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрит Мифтахов хәбәр итте.
"Нурлат якташлыгы ел саен әлеге конкурста катнаша. Быел безнең "Нурлат якташлыгына «Уңышлы эшләгән өчен» Рәхмәт хаты тапшырылды. Алга таба да республикабыз иминлеге өчен эшләргә һәм мондый конкурсларда катнашырга планлаштырабыз», – диелә.