2021 елның 28 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 27 августы, җомга

Урманнарда югары һәм гадәттән тыш куркыныч саклану турында шторм кисәтү

2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Начар метеорологик күренешләр турында.

2021 елның 28 августында иртәнге 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2021 елның 27 августында кич 18 сәгатьтән алып 28 августта кич 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +7..+10˚.

Көндез максималь һава температурасы +19..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International