Фабрика. Үзмәшгульлек.

2021 елның 27 августы, җомга

Үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен арттыру һәм үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатыннан 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә «Фабрика. Үзмәшгульләр» бушлай онлайн программасы гамәлгә ашырыла. Программаның оештыручылары-Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм  фонды». Укулар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм»милли проекты кысаларында уза.

«Фабрика. Үзмәшгульләр» 12 дәресек 3 атналык укуны күздә тота, алар проектларны дөрес формалаштыруга һәм үзмәшгульләрне субсидия алуга әзерләүгә юнәлтелгән. Очрашу барышында ресурслар белән тәэмин итү, финанс һәм юридик аспектлар, продукцияне сату ысуллары, маркетинг һәм бизнес-планлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән үзмәшгульләр чакырыла.

31.08.21  кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлеп була: https://forms кgle/vgZoubeuoRgUJakU8

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International