Нурлатта наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару мәсьәләсе каралды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Нурлатта наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшенә комиссия рәисе Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.

Әлеге утырышта мөһим мәсьәләләр каралды. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы территориясендә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән профилактик эш турында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ДБУ директоры Рәзинә Хисаметдинова сөйләде. 2021 елның җәйге чорында балигъ булмаганнарның мәшгульлеген һәм ялын оештырылган формалар белән тәэмин итү турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова сөйләде.

Утырышта шулай ук Иске Чаллы һәм Бикүле авыл җирлекләре башлыклары Иван Захаров һәм Алсу Шакированың докладлары тыңланды, аларның үсү  учакларын ачыклау, юк итү, наркотиклы үсемлекләрнең культивацияләнүенә юл куймау һәм аларны Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы территориясендә наркотикларны законсыз әйләнешкә кертү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

 

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында 2021 елның 6 ае йомгаклары буенча наркотикларга бәйле хәлнең торышы турында Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары, полиция башлыгы Айдар Гыйзетдинов хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International