«Уен Фест» республика традицион уеннары фестивале кысаларында Әлмәт татар дәүләт драма театрының актерлар составы Нурлат балалары өчен уен программасы үткәрде.
Нурлат балалары «Мәдәни мохит» кысаларында балалар традицион халык уеннарында актив катнашты. Уен программасы милли мәдәният йолалары һәм гореф-гадәтләренә нигезләнеп төзелгән иде.