Шәһәрнең 4нче мәктәбендә Нурлатның дүрт микрорайоны гражданнары җыены узды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм район җитәкчелеге белән очрашуга «Яшьлек», «Көнбатыш», «Көньяк-көнбатыш» һәм «Кормыш»микрорайоннарында яшәүчеләр җыелды.

Бирегә килгән шәһәр халкын 8 нче «Кормыш» ТИҮ һәм «Городок»ИК җитәкчеләре эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җыелучыларга Нурлат районының агымдагы елның I яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә шулай ук территорияләрне төзекләндерү, юллар, тротуарлар төзү һәм башка мәсьәләләр дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International