Башкала юлга чакырды

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бөтенхалык электрон Хәтер Китабы быел янә якташларыбызның Бөек Ватан сугышында кылган каһарман батырлыклары турындагы яңа тарихлар белән тулыланды.

 

Менә инде ничә еллар дәвамында аны язуга нурлатлылар да үзләреннән зур өлеш кертә. 
Әлеге уникаль социаль-ориентлашкан проектны Россия журналистлар берлеге М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты, Мәскәүнең ветераннар шәһәр советы, шулай ук “Интернет-медиа лигасы” фонды белән берлектә тормышка ашыра. Ә  “Гаилә даны битләреннән” Халыкара Интернет-конкурсы проектның, шулай ук тулаем Хәтер Китабының да тугры юлдашчысы булып килә. Традиция буларак, Җиңү бәйрәме алдыннан Мәскәүдә аңа нәтиҗәләр ясыйлар, ә лауреатлар һәм аларның остазларын йомгаклау чараларына чакыралар. Бу “Яшьләр белән тәрбияви-белем бирү һәм патриотик эштә интернет-технологияләр” фәнни-методик семинары һәм “Изге хәтер” Илкүләм медиафорумы. Быел чараларда илебезнең төрле төбәкләреннән 200дән артыграк вәкил катнашты. Алар башкаладан тыш, Карелия, Татарстаннан, Брянск, Орел, Пермь, Пенза, Саратов, Ленинград һәм башка өлкәләрдән килгәннәр иде.  Без дә конкурс лауреатлары буларак Мәскәүгә чакыру алдык. 3нче мәктәп укучылары Елена Романова һәм Игорь Лита II дәрәҗә дипломантлар булдылар. Аларның остазы Ирина Романова Россия Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. 
–    Үзебезнең гаилә даны битен без Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәлиулла Кәлимулла улы Кәлимуллинга багышладык. Без яши торган шикәрчеләр микрорайонында бүгенге көндә исән булган бердәнбер ветерандыр ул, мөгаен. Хәлиулла Кәлимулла улы Ватан хакына куйган фидакарь хезмәтләре белән киләчәк буыннарның хөрмәт һәм ихтирамын яулаган батыр халык турындагы бөтенхалык  Хәтер китабына кертелергә лаеклы кеше, – дип үзләрнең Игорь белән уртак хезмәтләре турында сөйләде Елена Романова. 
Мин исә редакциябезнең “Һәйкәлләрдә исемнәрне барлыйк” проектын тәкъдим иттем  һәм бездән көн саен ераклаша баручы сугыш юллары буйлап баруларын дәвам иттерүче Татарстан эзтабарлары тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләдем. Үз эшләребез белән без МДУда узган семинарда конкурс лауреатларын да таныштырдык. Аңа кадәр исә космик тикшеренүләр факультетының виртуаль чынбарлык лабораториясенә мавыктыргыч экскурсиядә катнаштык. Һәм монда балалар өлкәннәрдән кыюрак булып чыкты. Бары тик чыдам вестибуляр аппараты гына түзә алырлык гравитация алдында өркеп калмыйча, алар үзләрен тулыландырылган һәм катнаш чынбарлыкның заманча технологияләре буенча сынап карадылар. Шулай итеп, Нурлат укучылары Марс буйлап әйләнделәр, луноходта йөрделәр һәм хәтта ачык космоска да чыктылар. Шулай ук Халыкара космик станция белән тоташырга тырыштылар. МДУның интеллектуаль үзәге – Фундаменталь китапханәдә урнашкан  Мәскәү университеты тарих институтына экскурсия дә кызыклы булды. Ә семинардан соң безне МДУның симфоник оркестры һәм академия хоры башкаруындагы “Реквием. Моцарт”   концертына чакырдылар. Без исә  шул ук сәхнәдә алдагы көндә үткән маэстро Гергиев концертыннан тәэсирләре белән уртаклашып торган тамашачыларга көнләшеп карадык. Күрүегезчә, “Гаилә даны битләреннән” конкурсының йомгаклау чараларының беренче көне программасы бай булды. Символик рәвештә, ул әлеге проектның авторы һәм Россиядәге беренче интернет-журналист, челтәр бергәлегендә “Кливер” исеме астында танылган хокук яклаучысы Владимир Сухомлинның эш кабинеты яныннан башланып китте. 15 ел элек ул урланып, Мәскәү янында вәхшиләрчә үтерелгән булган. Бүген МДУ профессоры, өлкән Владимир Сухомлин улының  эшен дәвам иттерә, Володяның проектын аталарча үз канаты астына алуы аның  илебезнең үсеп килүче патриотларына карата мөнәсәбәтендә чагылыш таба. Алар үзләренең иҗади эшләрендә әйткән кыюсыз сүзләр дә  Бөек Ватан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр  тарихын яңадан язуга омтылыш өчен көрәштә  мөһим роль уйнарга сәләтле. Сугышчы-программист Владимир Сухомлин“кайнар нокта”ларда булган вакыйгалар турындагы хакыйкатьне табу һәм аны халыкка җиткерү өчен көрәшергә тырышуы өчен вафат булган да. Илкүләм медиафорумда катнашучылар аны искә алдылар. Традиция буенча, форум Үзәк журналистлар йортында үтте, биредә конкурс лауреатларын һәм аларның остазларын бүләкләделәр. Өлкән Владимир Сухомлин билгеләп үткәнчә,  дипломнар һәм грамоталар аларның зур нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Соңрак ул үз блогында: “Яшьләр белән еллар дәвамында системалы эш алып баручы һәм конкурска ел саен берничә эш җибәрүче остазлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек”, – дип языды. Һәм биредә саналган берничә остаз арасында Нурлатның 3нче мәктәбе укытучысы Ирина Романованың исемен күрү дә күңелле булды. 
Кыскасы, Владимир Александрович фикеренчә, чара югары патриотик рухта, “Гаилә даны битләреннән” проектының нәтиҗәлелеген һәм файдалы булуын раслаучы вакыйга булып үтте. Әлеге проект төрле яшьтәге кешеләрне ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы хәтерне мәңгеләштерү кебек изге эшкә берләштерә. Аның проектның киләчәге зур дигән сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел. Һәм безнең дә  аның битләре аша данлар кешеләребез бар әле. Бәйгенең чираттагы циклы 9 майда башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International