ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Нурлатта сәламәтлек саклау учреждениеләре 2018 елга нәтиҗәләр ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. 

Бүген 3нче мәктәп базасында 16 әти-әни “Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның бердәм көне” акциясендә катнаштылар. 

Нурлатның Халыклар дуслыгы йортында бу көннәрдә күрше республикадан кунаклар көтәләр. 

Бүген Нурлатның  “Бала үсеше үзәге” базасында “Бала үсеше үзәге”, “Камыр Батыр”, “Кояшкай” балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар арасында шахмат турниры үткәрелә. 

Балаларның белем алуга хокукларын тормышка ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау һәм  гражданнарга балаларны 1нче сыйныфка кертү буенча  консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан 27 февральдә 9.00дән 17.00гә кадәр  Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча уполномоченный Аппаратында 8(843)236-61-24, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” оештырылачак. 

Районда цифрлы телевидениегә күчү  3 июньдә башланачак.  Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, барлыгы 22291 йорт хуҗалыгын цифрлы телевидениегә күчерү планлаштыра. Нурлатлыларга  цифрлы телевидениене көйләргә 46  волонтер булышачак. Аларны укыту иртәгә башланачак. Мошенникларның эшчәнлеген кисәтү өчен бөтен волонтерлар да сертификатлар алачак һәм махсус форма киячәк.

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурдлат җирле бүлекчәсе делегациясе Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясендә катнаша. Аны бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкли. 
 

Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсе бер сәгатькә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге шәһәр балалары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгына әверелде – биредә Яр Чаллы шәһәренең “Калейдоскоп” театры артистлары “Н. шәһәрендәге могҗизалар” дип аталган спектакль күрсәттеләр. 
Тамаша республиканың “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУсы башлангычында һәм районның мәгариф бүлеге теләктәшлеге белән оештырылды. 


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Нурлаттан Авдушкиннар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләү тантанасында катнаша. 

Нурлат муниципаль районы Советының утыз беренче  сессиясендә ел дәвамында эшләнгән эшләргә бәя бирелде, күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләр  барланды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International