ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәр стадионы территориясендә мәгариф бүлеге кубогына укучылар арасында чаңгы ярышлары үтте.

Бүген нурлатлылар видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсенә кушылдылар.

Бүген шәһәрнең 1нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме вәкилләре белән очраштылар.

Бүген шәһәрнең 9нечы мәктәбендә 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәренә багышланган “Әти, әни, мин – ЮИД гаиләсе” чарасы узды.

Бүген Нурлат районы Советында Нурлат районы территориясендә тормышка ашырыла торган республика программалары буенча эшче киңәшмә үтте.

Шул көннәрдә яшьгвардиячеләр Нурлат аграр техникумында Ватан сакчылары көне уңаеннан Россия һәм Татарстан тарихын белүгә тест уздырдылар.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

28 февральдә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе ТРда Кеше хокуклары буенча уполномоченный аппараты һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә  кайнар линия үткәрә.  

Бүген нурлатлылар район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә 2019 елда “Уяв” чуваш бәйрәмен үткәрүгә багышланган киңәшмәдә катнашалар. 
 

Иртәгә Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге “Тоннель” операциясе уздырачак. 

1 марттан 3енә кадәр Нурлат шәһәренең М.Хуҗин исемендәге спорткомплексында 1999-2001 елгы кызлар һәм малайлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International