Бүген Нурлат районының Единение кече авылында мөһим вакыйга: авылга газ җибәрелде. Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында тантаналы чара булып узды.
Нурлатның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Татарстан җәүһәрләре” башкару осталыгы халыкара конкурс-фестивалендә җиңү яуладылар.
Чистайда узган “Камская мозаика” республика фестивале чын бәйрәм булып үтте. Анда Нурлатның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып кайтты.
Оешмалар тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә.
Сезне “Кышны озату” бәйрәменә чакырабыз. Ул 2 март көнне “Спорт” паркында узачак.
Бүген, 28 февральдә, Нурлатта яшәүче Нәбирә Гатиновна Гәрәевага 90 яшь тулды.
Нурлат районында бүгенге көндә халыкка район үзәк хастаханәсе хезмәт күрсәтә.
Бүген Нурлат районы активына район прокуратурасының яңа җитәкчесе тәкъдим ителде. РФ генераль прокуроры приказы белән әлеге вазифага өлкән юстиция советнигы Сәйяр Зыятдинов билгеләнде.
Кичә “Татнефтепром-Зүзәйнефть” 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бүген Нурлат аграр техникумында республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында Театр елына багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән республика бәйгесе узды.