“Татнефтепром-Зүзәйнефть” 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә “Татнефтепром-Зүзәйнефть” 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чара шәһәр Мәдәният сараенда узды. Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, “Татнефтепром-Зүзәйнефть“ җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча киңәшчесе Фәрит Нугаев, район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, предприятие коллективы һәм ветераннары катнаштылар.

Бүгенге көндә предприятиедә 16 чыганак эшкәртүдә исәпләнә. Скважиналар фонды 374 данә тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча нефть чыгару буенча уңай динамика күзәтелә – 364 мең 646 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International