ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2019 ел
шимбә

Бу көннәрдә Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексы базасында 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча республика беренчелеге үтә. Анда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән 25 команда катнаша.

Ярышларны тантаналы ачу чарасында яшь спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева, ТРда самбо Федерациясе вице-президенты Альберт Вәлиуллов, ярышларның баш хөкемдары Александр Казаков сәламләделәр.

“Нурлатнефть“ НГДУсының Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексы республика күләмендәге мондый ярышларны өченче ел рәттән кабул итә. Биредә республика дәрәҗәсендәге ярышларны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Бу атнаның ял көннәре районда спорт билгесе астында узар дип көтелә. 15-17 мартта Нурлатның Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексында 2005-2006 елгы кызлар һәм үсмерләр арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге үтә, ярышларны тантаналы ачу шимбә 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Шул ук көнне Елаурда чуваш милли көрәше буенча Александр Огонев призларына төбәкара ярышлар, Төрнәстә сугышчы-интернационалист Александр Андронов истәлегенә волейбол турниры узачак. Ә районның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре бу көнне Зәйдә чаңгы буенча спартакиадада үзләрен сынап караячак.


15
март, 2019 ел
җомга

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда журналист, язучы, шагыйрь Илдус Диндаровның күпьеллык иҗатына багышлангна юбилей кичәсе үтте.

Бүген Нурлатның Халыклар дуслыгы йортында дустанә мохит хөкем сөрде. Биредә “Мин һәм минем әнием” фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгедә 50дә артыграк гаилә катнашкан.

Бүген авыл җирлекләре башлыклары арасында “Дуслык” район газетасына 2019 елга әбунә кампаниясе буенча үткән бәйге җиңүчеләрен котладылар.

Бүген Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары фольклор коллективлары арасында “Живая нить традиций - Тирән тамырлар» бәйгесе үтте. Анда нурлатлылар да катнашты.

Бүген район Советының зур залында террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы үтте.

Бүген Нурлатта “Без бергә” халык иҗаты республика балалар сәнгате фестиваленең муниципаль туры үтә.

Нурлат райоынының “Форпост” үзәге әгъзалары шул көннәрдә “Балалар ышаныч телефоны” профилактик акциясе үткәрделәр.

“Созвездие–Йолдызлык” ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең Болгарда узган зона турында нурлатлылар 3 номинациядә җиңү яулады.

“Хореография“ номинациясендә “Эсперанса“ эстрада биюләре ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина), “Конферанс”та Иван Маликов (Валентина Голубева) – беренче урынны, “Вокаль ансамбль“ләрдә Балалар сәнгать мәктәбенең Роза Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Элегия“ вокаль ансамбле 2нче урынны яулады. Зона турында җиңүчеләр 14-18 апрельдә УНИКС залында узачак супер-финалда чыгыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International