Нурлатның күренекле чаңгычысы Радик Ибраһимов Норвегиядә үткән Осталар дөнья кубогында 50 километрлы марафонда икенче урын яулады.
16 март көнне Нурлат командасы Зәйдә муниципаль хезмәткәрләр арасында үткән чаңгы буенча Спартакиадада катнашып кайтты.
Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең партия тарафдарлары координацион советы җирле бүлекчәнең башкарма комитеты белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән гражданнарның өйләренә барып адреслы ярдәм күрсәттеләр.
Бүген Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексы базасында 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча республика беренчелеге төгәлләнде. Җиңүчеләр төрле яшь категорияләрендә бүләкләнде.
Традиция буенча, турнирның ачылу тантанасында яшь көрәшчеләрне хөрмәтле кунаклар – район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, чараның төп иганәчесе Александр Огонев, генерал Николай Сидоров, Татарстан һәм Чувашиянең көрәш федерацияләре вәкилләре һәм башка бик күпләр сәламләде.
Шул көннәрдә Әлмәт шәһәрендә ТР буенча ОФПС-2нең янгын-коткару частьларе физик культура коллективлары арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Анда Нурлатның 73нче Янгын-коткару часте командасы өченче урынны яулады.
Бүген Мамык мәктәбендә укучыларның II ачык фәнни-гамәли конференциясе үтә.
Иске Әмзә авылыннан Алмаз һәм Флера Шәйдулиннар Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша.
Җыен делегатлары Мөслим районындагы халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрне караганнар, “Агромастер” җитештерү компаниясендә, “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, “Чайка” фермер хуҗалыгында булганнар. Бүген алар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов белән берлектә "Корстон"да Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта катнаша.
Бүген Нурлат районының Төрнәс мәктәбе спорт залында сугышчы-интернационалист Александр Андронов истәлеге кубогына беренче волейбол турниры үтте.
Бу көннәрдә районның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Районда әлеге тармакта бүген меңнән артык кеше хезмәт куя. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады. Линар Нурисламович үз чыгышында тармакның тормышыбызда төп урын биләвен, районда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә йөз тотылуына тукталды.
Әлеге тармакта озак еллар хезмәт куйган фидакарь хезмәткәрләр – “ТХК ИК“ МУПы тракторчылары Вазыйх Гаязов, Евгений Оренбуров, төягеч машинисты Рамил Кыямов, территорияне җыештыручылар Валентина Гутенева, Зоя Водянова һәм Наталья Куликова район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.