ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында әниләр һәм аларның балалары өчен спорт бәйрәме үтте. Җиңучеләргә җирле бүлекчәдән бүләкләр тапшырылды.  
 

Кичә, 20 март көнне, форпостлылар халык арасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган мәгълүмати акция үткәрделәр.

 

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан  районда төрле чаралар үтәчәк.

Нурлат районы һәм шәһәре предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында үзешчән сәгать фестивале үтәчәк.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы Советында район башкарма комитеты вәкилләре катнашында Нурлат шәһәренең Совет, Карл Маркс, Кооперативная урамнары, шулай ук тимер юл һәм элеватор территорияләре белән чикләнгән өлешләрен планировкалау һәм мижалау буенча ачык тыңлаулар үтте.

Бүген Халыклар дуслыгы йортында җирле рәссам Сергей Коноваловның картиналары күргәзмәсе эшли башлады.

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елның “Минем нәсел шәҗәрәм” дип аталган генеологик тикшеренүләр бәйгесе үткәрә. Конкурсның максаты – гаиләләрдәге шәҗәрә традицияләрен яңарту, гаилә кыммәтләрен үстерү. Конкурс җиңүчеләрен төрле яшь категорияләрендә кыйммәтле бүләкләр көтә.

Бәйге, анда юллана торган эшләрне тутыру һәм заявкалар бирү тәртибе турында җентеклерәк Дәүләт комитетының arhiv.tatarstan.ru рәсми сайтында “Эшчәнлек. Грантлар, архив бәйгеләре” бүлегендә танышырга мөмкин. Конкурста катнашучыларның эшләре районның архив бүлегендә кабул ителә.

 

Нурлат районы полиция хезмәткәрләре “Дәүләт хезмәтләре – бу бик гади һәм кулай” дип аталган мәгълүмати-хокукый акция үткәрделәр.

21 мартта 12.00дән 16.00гә кадәр Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк.

 

Бүген Нурлат муниципаль районы Советының конференц-залында объектлар төзелеше һәм капиталь ремонты буенча республика программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International