ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Кичә, 21 мартта, ТР Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы видеоконференция режимында «Демография» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру», «Балалы гаиләләргә имин яшәү шартлары булдыру” темалары буенча киңәшмә үткәрде. Анда нурлатлылар да катнашты.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 мартта, ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Дәүләт телләре турындагы законы тормышка ашырылуга багышланган киңәшмә үтте. Анда нурлатлылар видеорежимда катнаштылар.

Бүген раойн башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә шәһәр төзелеше, архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен ачыклау, саклап калу, өйрәнү һәм исәпкә кую буенча комиссия утырышы үтте. Анда төрле мәсьәләләр, шул исәптән Галимҗан Хөсәеновка һөйкәл кую турында да сөйләштеләр.

Бүген “Грани” ял-мәдәни үзәгендә Нурлатның яшьләр лидерлары Нурлатны юбилейга әзерләү турында сөйләштеләр.

Бүген “Алсу” балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Нәуруз бәйрәме үтте.   

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елның “Минем нәсел шәҗәрәм” дип аталган генеологик тикшеренүләр бәйгесе үткәрә. Конкурсның максаты – гаиләләрдәге шәҗәрә традицияләрен яңарту, гаилә кыммәтләрен үстерү. Конкурс җиңүчеләрен төрле яшь категорияләрендә кыйммәтле бүләкләр көтә.

Районда Балалар китабы атналыгы башлана. Дүшәмбедән башлап шәһәр балалар китапханәсендә яшь  китап укучылар өчен танып-белү конкурслары үтәчәк. Балаларны төрле һөнәрләргә бүленеп уйнарга чакырачаклар, яңа әдәбият белән таныштырачаклар, кул эшләре ясарга өйрәтәчәкләр. Ә шигырь укырга яратучылар Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан шигъри фестта катнашачак. Китапханә чараларында актив катнашучыларны бүләкләр көтә.

Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлаша. Быел укучыларның язгы каникуллары 23 мартта башлана.  Яллар  9 көн дәвам итәчәк.
Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп  уздыру өчен  мәгариф һәм спорт учреждениеләре, балалар иҗаты үзәге  эшләячәк. Каникуллар чорында алда торган имтиханнарга әзерлек эшләре дә дәвам итәчәк.

Кичә Заречный поселогы балалар бакчасында куст методик берләшмәсе утырышы үтте.

“Ялгыз өлкәннәргә, ветераннарга цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм итәргә без әзер”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары  Фәнис Рәхмәтуллин.

Районда узган махсус уку нәтиҗәләре буенча 47 волонтерга таныклыклар тапшырылган. Аларның  25е − шәһәр, калганнары авыл халкына ярдәм күрсәтәчәк. Авыл җирлекләрендә волонтерлар үз хезмәтләрен күрсәтә башлаганнар да инде. Мисал өчен, 205 торак йортны үз эченә алган Елаур авыл җирлегендә бары 5 йортта яшәүчеләргә аналоглыдан цифрлы телевидениегә күчәргә туры киләчәк. Бу эштә аларга  мәктәп укучысы, волонтер Кирилл Охотников ярдәм итә. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова әйтүенчә, аңлату эшләрен күптән башлаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International