ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Халыклар дуслыгы йортында җирле рәссам Сергей Коноваловның картиналары күргәзмәсе эшли башлады.

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елның “Минем нәсел шәҗәрәм” дип аталган генеологик тикшеренүләр бәйгесе үткәрә. Конкурсның максаты – гаиләләрдәге шәҗәрә традицияләрен яңарту, гаилә кыммәтләрен үстерү. Конкурс җиңүчеләрен төрле яшь категорияләрендә кыйммәтле бүләкләр көтә.

Бәйге, анда юллана торган эшләрне тутыру һәм заявкалар бирү тәртибе турында җентеклерәк Дәүләт комитетының arhiv.tatarstan.ru рәсми сайтында “Эшчәнлек. Грантлар, архив бәйгеләре” бүлегендә танышырга мөмкин. Конкурста катнашучыларның эшләре районның архив бүлегендә кабул ителә.

 

Нурлат районы полиция хезмәткәрләре “Дәүләт хезмәтләре – бу бик гади һәм кулай” дип аталган мәгълүмати-хокукый акция үткәрделәр.

21 мартта 12.00дән 16.00гә кадәр Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк.

 

Бүген Нурлат муниципаль районы Советының конференц-залында объектлар төзелеше һәм капиталь ремонты буенча республика программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

 

Бөгелмәдә сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар һәм педагог-психологлар арасында һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Анда безнең районнан 6 педагог катнашты.

Бу көннәрдә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда “Бүләк бирү көннәре” үтә.

19 мартта “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Түләүсез юридик ярдәм көне үтте.

Тиздән “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктшбендә 2007 елгы үсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенең финал этабы узачак.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген нурлатлылар Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү буенча комиссиясе утырышында видеорежимда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International