“Ялгыз өлкәннәргә, ветераннарга цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм итәргә без әзер”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Фәнис Рәхмәтуллин.
Районда узган махсус уку нәтиҗәләре буенча 47 волонтерга таныклыклар тапшырылган. Аларның 25е − шәһәр, калганнары авыл халкына ярдәм күрсәтәчәк. Авыл җирлекләрендә волонтерлар үз хезмәтләрен күрсәтә башлаганнар да инде. Мисал өчен, 205 торак йортны үз эченә алган Елаур авыл җирлегендә бары 5 йортта яшәүчеләргә аналоглыдан цифрлы телевидениегә күчәргә туры киләчәк. Бу эштә аларга мәктәп укучысы, волонтер Кирилл Охотников ярдәм итә. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова әйтүенчә, аңлату эшләрен күптән башлаганнар.