Шахматта да, шашкада да – өченче

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Алабуга шәһәрендә күрү буенча инвалидлар арасында шахмат, шашка һәм домино буенча үткән республика ярышларында Нурлатның сукырлар җәмгыяте әгъзалары уңышлы чыгыш ясады. Нурлат командасы 9 кешене берләштерде.

Командага быел республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган 25 команда арасында көч сынашырга туры килгән. Нәтиҗәдә, алар гомуми зачетта шашка һәм шахмат буенча республикада өченче урыннарга лаек булган. Команданың уртак уңышына шахматчылар Камил Хәсәнов (1нче урын), Римма Баянова (3нче урын) һәм шашкачылар Виталий Сидоров (1нче урын) белән Николай Евлейкин (3нче урын) зур өлеш керткәннәр.

– Ярышларда ел саен актив катнашабыз. Мондый чаралар – республиканың башка җирле оешмаларыннан күрү буенча инвалидлар белән аралашу һәм уңай эмоцияләр алу өчен менә дигән мөмкинлек, – ди Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы рәисе Зинаида Богданова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International