Шул көннәрдә якташларыбыз, “Татар моңы“ җыр бәйгесе җиңүчесе, “Болгар“ телевизион һәм башка бик күп конкурслар лауреаты Сиринә Зәйнетдинова һәм талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Якташларыбыз бу көнне Казан тамашачысына сәхнәдәш дуслары, тамашачы яратып өлгергән Алмаз Хәсәнов, Гөлназ Гафурова, Рафаэль Якупов белән “Гомер юлын җырлап үтсәң иде, дусларыңа моңнар өләшеп“ дип исемләнгән программа әзерләгән иделәр. Моңлы һәм дәртле җырлар “Казан“ бию ансамбле чыгышлары белән аралашып барды. Концерт тулы зал белән узды,
тамашачылар яраткан җырчыларын көчле алкышлар һәм чәчәкләр бүләк итте.
Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллинның концерт туры дәвам итә. Апрель аенда алар Самара өлкәсенең Камышлы авылында һәм Кукмара тамашачысы алдында имтихан тотачаклар. Нурлатлыларны исә 20 апрельдә шәһәр Мәдәният сараенда көтеп калалар.