ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Нурлатта якташыбыз, халыкара класслы спорт остасы, марафон йөгерүе буенча ике тапкыр СССР чемпионы Михаил Горелов призларына җиңел атлетика ярышлары узды.

Бүген, 18 майда, Андреевкада яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Ивановна Инякина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кичә, 17 майда, яңа ачылган “Миннегөл” мәчетендә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин тарафыннан оештырылган ифтар үткәрелде.

Кичә, 17 майда, Нурлатның Кариев урамында төзелгән яңа “Миннегөл” мәчете ачылды.


17
май, 2019 ел
җомга

Бүген, 17 майда, Татарстанның журналистика һәм масс-медиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» конкурсы җиңүчеләрен котлау чарасы үтте.

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында ел саен 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган зур гаилә бәйрәме узды.

Кичә, 16 майда, Чирмешәндә медицина хезмәткәрләре “Сәламәтлек-2019” спартакиадасының зона этабы узды. Анда Нурлат район үзәк хастаханәсе командасы призер булды.

Бүген “Нурлат-информ” һәм Балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре Рушат Җәлалов белән Екатерина Жемкова «Культура – FEST-2019» яшьләр форумында катнашалар.

Кичә Халыклар дуслыгы йортында «55+» кызыксынулар клубы катнашучылары бәйрәмнәр турында тематик фикер алышуларны дәвам иттерделәр.

Узган атнада Нурлатның Серафим Саровский храмы приходы ТР Икътисад министрлыгының грантлар конкурсында җиңү яулаган иде. Әлеге акчаларга тегү классы җиһазландырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International