ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Кичә, 19 майда, Бөгелмәдә «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый оешмасы призларына үткән волейбол ярышларында Нурлатның ир-егетләр командасы – икенче, хатын-кызлар командасы өченче урын яулады.

17 майда Пенсия фонды Нурлат районы идарәсенең иҗади коллективы Буада бард җырлары республика фестивалендә катнашты.

«Татспецтранспорт» ИКның 12нче Спартакиадасы ксыаларында үткән мини-футбол буенча ярышларда Нурлатт УТТсы командасы 3нче урын яулады.

Авыл җирлеге башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, быел Андреевкада озын гомерле ике кеше 90 яшьлекләрен билгеләп үткән. Болар – Анна Синякина белән Елизавета Иванова.

Нурлат урман хуҗалыгы питомнигында нарат, имән, каен орлыклары утырту төгәлләнде, алар 0,8 мәйданда булачак.

Нурлат аграр техникумы студентлары Ильгиз Маняпов белән Адель Алеев «Казань Экспо» базасында үтүче “Яшь һөнәрмәннәр” илкүләм чемпионатында катнашалар.


19
май, 2019 ел
якшәмбе

Бу ял көннәрендә “Спорт” паркы Пионерия көне, ягъни Балачак бәйрәмендә катнашучыларны үзенә җыйды.

Бала булачак һөнәренә беренче адымнарны бала чактан ясый. Шул уңайдан “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Минем булачак һөнәрем” дигән темага дәрес үткәрделәр.

Шул көннәрдә Нурлат интернат-мәктәбенең педагоглар төркеме республика инновацион мәйданчыгы эшендә катнашты.

“Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестивале Галп-концерт белән тәмамланды. Анда интернат-мәктәп күргәзмә белән катнашты, Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Марина Казакова гала-концертта чыгыш ясады, Нурлат гимназиясенең “Ложкари” ансамбле дипломга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International