Нурлат районында 2019 елның 15 маеннан 1 июненә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактик чарасының 1 этабы үтә. Ул балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән.
Иртәгә, 17 майда, 17.30да Г.Кариев урамындагы яңа мәчет ачылачак.
Бүген, 16 майда, Красномайский поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Елизавета Матвеевна Давыдова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген, 16 майда, 9нчы мәктәптә “Театраль Идел буе” фестиваленең муниципаль этабы уза.
Бүген, 16 майда, Нурлат районына “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары килде.
Шул көннәрдә Нурлат педагоглары тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.
16 майдан 26сына кадәр 2019 елның икенче яртыеллыгына “Әбунәче декадасы” башланып китте. Бу чорда “Дуслык” газетасына 644 сум 70 тиеннән язылырга була.
13 майдан 17сенә кадәр Роспотребнадзорның Бердәм Консультация үзәге оештырган ВИЧ-инфекция буенча “кайнар линия” тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Тел. 8 800 5554943.
Бүген нурлатлылар сулыклар һәм аларның ярларын чүп-чардан арындыру буенча “Россия суы” Бөтенроссия акциясенә кушылып, Кондырча елгасы ярын тәртипкә китерделәр.
Бүген Нурлат аграр техникумы студентлары СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне уңаеннан үткәрелгән “СТОП ВИЧ/СПИД” акциясенә кушылдылар.