Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә дә территориаль комиссияләр әгъзалары өчен укуларны төгәлләде.
Бүген, 21 майда, Нурлат муниципаль районы Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе утырышы үтте.
26 майда “Бердәм Россия” партия эчендәге алдан тавыш бирүләрне үткәрә. Нурлатта ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатуралар буенча тавыш бирү өчен 9 санау участогы оештырылачак.
Бүген Нурлат аграр техникумы вәкилләре – директор Алевтина Граф, укытучылар Алла Терентьева, Татьяна Зайцева «Казань Экспо»га киттеләр, анда “Яшь һөнәрмәннәр” Илкүләм чемпионаты уза.
Кичә Нурлат аграр техникумында Ачык ишекләр көне узды. Анда район һәм шәһәр мәктәпләреннән 230 укучы белем бирү йортының мөмкинлекләре белән таныштылар.
Бүген, 21 майда, Нурлат гимназиясенең актлар залында районның иң яхшы укучылары, аларның укытучылары җыелды. Биредә районкүләм “Сәләтле балалар” слеты узды.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин шәһәр һәм район оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән гомумшәһәр планеркасында алдагы чорга планнар хакында сөйләштеләр.
Нурлат районара БТИ коллективы бүген, 21 майда, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу чакырылыш кампаниясендә Андреевкадан РФ Кораллы Көчләре сафларына ике егет хезмәткә китәчәк.
Бүген, 20 майда, алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсенә контрольлек итү буенча Совет утырышы үтте. Анда нурлатлылар район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә видеорежимда катнаштылар.