Бүген Нурлатта район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә төзелеш һәм капиталь ремонт мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Биредә объектларда эшләрнең барышы каралды.
17 майда Казанда “Без бергә” балалар иҗаты фестиваленең финалы үтте. Анда нурлатлылар да катнашты.
Кичә, 21 майда, район мәктәпләре укучылары “Казань-Экспо”да “посетитель” программасы буенча «Worldskills» стандартлары буенча 45нче илкүләм чемпионатны үткәрүгә әзерлек белән таныштылар.
Нурлат гимнасткалары уку елын гына түгел, ярышлар елын да яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар.
“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проектының иң актив катнашучылары дип табылган яшь нурлатлылар өчен бу атнаның сишәмбесе тәэсирләргә бай булды. Алар бөтен Татарстаннан килгән йөзләгән яшьтәшләре белән Казанда йомгаклау чараларында катнаштылар.
28 майда “Бердәм Россия”нең төбәк җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов кабул итү үткәрәчәк.
20 майда Бикүле мәктәбе укучылары Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышлап үткәрелгән «СТОП ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылдылар.
Бүген, 21 майда, ТР Мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә җирле бүлекчәләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Анда Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәветдинова белән “Ак калфак”ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова да катнаштылар.
Бүген, 21 майда, “Камыр батыр” балалар бакчасы базасында экологик юнәлештәге педагогик идеяләр IX Бөтенроссия экофестивале үтте.
Бүген Егоркино мәктәбе базасында авыл мәктәпләре арасында мини-футбол буенча ярышларныд финал этабы узды. Анда Егоркино мәктәбе командасы җиңүче булды.