Нурлат гимнасткалары уку елын гына түгел, ярышлар елын да яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Әйтик, Әлмәттәге соңгы турнирда гына да алар 1, 2, 3нче урыннар өчен алты кубок яулаганнар. Шулай ук барлык спортчылар да медальләргә лаек булган. Призлы өчлеккә кермәгәннәрне исемле медальләр белән бүләкләгәннәр.
Зифа Сәгъдиеваның “Омтылыш” күчмә командасыннан 10 гимнастка чыгыш ясаган. Нәфис гимнастика буенча “Мирас” ачык турнирында команданың гомуми бүләкләр янчыгына 1нче урынны бары Эмилия Сәгъдиева гына китергән.
– Эмилия яңа программа тәкъдим итте, күнегүләр катлаулы иде һәм ул аларны яхшы үтәп чыкты. Моны хөкемдарлар да билгеләп үтте, – диде чемпионка әнисе һәм бер үк вакытта тренеры да Зифа Радиковна.
Ралина Батдалова, Аня Челышова һәм Элина Хәмзина турнирның көмеш призерлары исемен яулыйлар, Рената Королева белән Ксюша Уламасова бронза медальләргә лаек булалар. “Дина Сибогатова, Влада Кузьмичева, Алия Закирова, Алия Ивандеева да яхшы чыгыш ясап, 5-6нчы урыннар алдылар. Көндәшләре күп иде, ә бит алар миндә яртышар ел гына шөгыльләнәләр әле. Әмма элеккегегә караганнан да остарак чыгыш ясадылар, нәтиҗәләрен яхшырттылар, – ди тренер. – Һәркайсы белән ихлас горурланам. Кызлар бик максатчан,тырышлар, тренировкаларда да, өйләрендә дә күп шөгыльләнәләр”.